Биләрдә «Сәләт» форумының бишенче сменасы тәмамланды. Алтынчы смена быел форум марафонын төгәлләячәк.
Биләрдәге форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
"Мин форумда зур үзгәрешләр күрәм - Cәләт алга таба хәрәкәт итә. Балалар яңа һөнәрләрне өйрәнәләр, "Адымнар" полилингваль мәктәбендә яңа сыйныфлар барлыкка килә. Быел Cәләтнең Кырымда яңа базасы барлыкка килде, ул ел буе эшләячәк, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Болар барысы да безнең телне, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калу өчен булдырылган чаралар. Әлбәттә, бу юнәлештә "Сәләт" хәрәкәте зур эш алып бара. Без моны югары бәялибез һәм һәрьяклап ярдәм итәчәкбез".
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Сәләт - кичә, бүген, иртәгә» түгәрәк өстәлендә катнашты, анда бергәлекнең эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм яңа планнар билгеләнде. Сәләтнең «Адымнар» полилингваль комплексы белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе иң әһәмиятлеләрдән булды.
Сменаның белем бирү программасы киң һәм төрлелеге белән аерылып торды. Балалар программалаштыру, социаль челтәрләр алгоритмы, дизайн һәм интерфейсларны прототиплаштыру, криптография һәм башка бик күп нәрсә өйрәнделәр.
"Сәләт" форумының алтынчы йомгаклау сменасы Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән 4-8 августта узачак.