Яшь галимнәр һәм фәнни-техник белгечләрне «Россия өмете» премиясе өчен көрәшергә чакыралар

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте карары белән фән һәм техника өлкәсендә «Россия өмете» яшьләр премиясе илебездә танылган фән һәм техника, мәгариф, мәдәният, әдәбият, сәнгать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге казанышлары өчен иң абруйлы бүләкләр исемлегенә кертелде.

Ул акчалата бүләкләү, диплом тапшыру һәм лауреатның истәлекле медаленнән гыйбарәт.

Конкурста хезмәтләре тормышка ашырылган, ә нәтиҗәләре җитештерүгә кертелгән яки сынап каралган эшләр иҗат иткән 35 яшьтән өлкән булмаган яшь галимнәр һәм белгечләр катнаша ала.

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нигезләмәдә гаризалар формалаштыру һәм конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат: http://www.rusea.info/hoayrules

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International