Бүген Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе ачыла. Ул беренче тапкыр Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узачак.
Проектны оештыру комитетына исеменә Татарстанның төрле почмакларыннан 60 тан артык гариза керде. Арт-резиденциядә катнашу өчен Кукмара, Мамадыш, Балтач, Саба, Арча Ютазы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Буа, Алабуга районнарыннан һәм Казаннан кандидатлар килде.
Оештыру комитеты тарафыннан сайлап алынган 24 катнашучы Вахитов авылына арт-резиденциягә чакырылды. Атна дәвамында алар уникаль мәдәни продуктлар булдырачак.
Вахитовтагы арт-резиденция кысаларында чакырылган спикерлар һәм экспертлар катнашында белем бирү сессияләре узачак.