5-7 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Алабуга шәһәренең осталары ишекгалды» иҗат чарасын уздырачак, ул XV Бөтенроссия Спас ярминкәсенең визит карточкасы булачак.
Проектның төп бурычы - халыкның мәдәни һәм кәсепчелек традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру.
Ленин мәйданында Петрозаводск, Оренбург, Ульяновск, Ижевск, Түбән Тагил, Киров, Чайковский, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Кубачи авылы (Дагыстан), Алнаш авылыннан (Удмуртия) 26 оста булачак.
«Осталар ишегалды»на килүчеләр декоратив-гамәли сәнгатьнең һәм халык кәсепләренең 18 төре: тире эшкәртү кәсебе, савыт-сабаларны буяу белән бизәү, кубачи ювелир эше, әвәләү, тукыма кисәгеннән тегү, йон кәсебе, агачка бизәк төшерү, тукучылык, батик, челтәр чигү, күн мозаикасы һәм читек тегү, макраме һәм каллиграфия белән таныша алачак.