Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Мәдәният министрлыгының татар милли мәдәниятен, республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән эш алып баруы турында чыгыш ясады.
«"Татарстан Республикасы мәдәниятен саклап калу һәм үстерү" дәүләт программасы чаралары кысаларында ел саен 450 дән артык халыкара һәм төбәкара мәдәни, мәгърифәт, белем бирү, фәнни – тикшеренү характерындагы чаралар тормышка ашырыла. «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале, «Идел-йорт» Төбәкара театр коллективлары фестивале, «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы, Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале, «Татар кызы» Бөтенроссия конкурсы, «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе татар мәдәнияте брендларына әверелде», – дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары делегатларны һәм Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне эчтәлекле мәдәни тәрбия алырга Казанга, Татарстанга кунакка чакырды. Пушкин картасын куллану мөмкинлеге турында әйтеп китте.