28 февральдә ТР Театр эшлеклеләре берлеге базасында «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Кече сәхнәсендә «Снежная Королева: Поколение SNOW» балалар татар театр студиясенең «Нур» спектакле күрсәтелде.
Казанда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатлары игълан ителде. Бүләкләү тантанасы 28 февральдә Татар китабы йортында - Татар әдәбияты тарихы музее Шәриф Камал мемориаль фатирында үтте.
1 март көнне Зөя утрау-калачыгында «Төнге шәүлә поэзиясе» күргәзмәсе ачыла, ул шагыйрь-предромантик Гавриил Каменевның тууына 250 ел тулуга багышланган.
Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казахстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, галим һәм мәдәният вәкиле - Мурат Мохтар улы Ауэзов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казахстанның Татарстан Республикасындагы генераль консулы Ерлан Искаков һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
«УенФест» халыкара халык уеннары фестивале старт ала. Конкурсның беренче сайлап алу этабы читтән торып 2023 елның 1 мартыннан 16 маена кадәр узачак. Быел конкурс халыкара статусын ала, чарага якын чит ил вәкилләре чакырылачак.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы игълан ителде.
2023 елның 31 мартыннан 30 сентябренә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышу булачак.
Татарстанның Чирмешән, Норлат һәм Лениногорск районнарындагы авыл һәм район Мәдәният йортларында «Мәдәни десант» проектының быелгы беренче чаралары - күчмә укыту семинарлары циклы оештырыла.
Беренчесе 1 мартта Чирмешән районы мәдәният йорты базасында узачак.
19 мартта Казан ипподромы территориясендә Төрки һәм Иран халыкларында яңа ел - Нәүрүз бәйрәме узачак.
Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре актив катнаша. Әзербәйҗанлылар, әфганстанлылар, башкортлар, дагыстанлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекләр, үзбәкләр һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре төрлелеген күрсәтәчәк.
1 март көнне Казан хореография училищесына 30 ел тула. Язның беренче көнендә укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары училищеның юбилеенда "Дуслар йорты" дип аталган тантаналы чарасында очрашачак.
Бүген Әлмәт театрында хезмәт коллективы очрашуы узды.