ТР Милли музее Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә чакыра. 8 мартта биредә "Матурлык гүзәл дип әйтерлек анда нәрсәдер бар..." бәйрәм программасы оештыралар.
4 март көнне Татар китабы йортында - Татарстан Милли музее филиалында язучылар Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың шәхси язышуы мотивлары буенча эпистоляр спектакль күрсәтеләчәк. Башлана 17 сәгатьтә.
9 март көнне 18:30 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе «Казан композиторлар мәктәбе. Буыннар диалогы» Педагог һәм остаз елына багышланган концерты узачак. Татарстан композиторлары музыкасын Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге Казан консерваториясенең Симфоник оркестры башкара.
Бүген Россия прокатына "Нюрнберг" фильмы чыкты. Безнең республика кинотеатрларында фильмны "Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында карарга мөмкин.
2023 елның 23 гыйнварыннан 1 мартына кадәр Татарстан Республикасының атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендә филармоник джаз-оркестр республикабыз шәһәрләрендә «Джаз дөньясына сәяхәт» балалар һәм яшьләр өчен концерт программасын уңышлы гына тәкъдим итте.
2023 елның февралендә "Россия 1" телеканалы "Ну-ка, все вместе!" музыкаль шоу тамашачыларына яраткан "Россиянең яңа тавышлары" бөтенроссия концерт турының стартын күрсәтә башлады. Җиңүчеләр һәм проект тәмамланганнан соң иң якты катнашучылар Россия шәһәрләре буенча масштаблы гастроль турына барачак. Тур 2023 елның апрель-маена планлаштырылган.
2 марттан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына төшерелгән «Ибн Фадлан» документаль-сәнгать фильмы прокатка чыга. РФ Мәдәният министрлыгында прокат таныклыгы алган кинокартинаны 2 марттан башлап кинотеатрларда күрсәтәчәкләр.
2023 елда беренче тапкыр Леонид Агутинның IV музыкаль белем бирү форумы кысаларында "Россиянең балалар авторы" бөтенроссия җыр конкурсы узачак. Яңа проект 13 яшьтән 19 яшькә кадәр җыр авторларын һәм башкаручыларны җыячак. Профессиональ жюри 12 финалистны сайлаячак, алар телевизион концертта авторлык җырларын башкарачак, аның трансляциясе "НТВ" телеканалында узачак. "Балалар радиосы" эфирында һәм "НТВ" телеканалында үз җырыгызны башкару мөмкинлеген ычкындырмагыз!
16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII Төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр старт ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия китап берлеге Мәскәү политехника университеты белән берлектә 2023 елның 31 мартына кадәр «Киләчәк китабы» яшьләр проектларының беренче халыкара конкурсына гаризалар кабул итә.