Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр башлана

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII Төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр старт ала.

Бу елның беренче иҗади лабораториясе 16 мартта Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында Ютазы, Баулы, Тукай, Мамадыш, Актаныш һәм Минзәлә районнарының үзешчән театр коллективлары өчен узачак.

Татарстан Республикасы дәүләт театрлары тарафыннан әзерләнгән киң иҗади программа кызыклы мастер-классларны, Татарстан Республикасы режиссерлары һәм халык артистлары, театрларның сәнгать җитәкчеләре белән очрашуларны үз эченә ала. Катнашучылар өчен спектакльләр, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәлләр узачак.

Иҗади лабораторияләр графигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International