Татарстан Республикасы филармоник джаз-оркестры Татарстан Республикасы буенча зур гастроль турын тәмамлады

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 23 гыйнварыннан 1 мартына кадәр Татарстан Республикасының атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендә филармоник джаз-оркестр республикабыз шәһәрләрендә «Джаз дөньясына сәяхәт» балалар һәм яшьләр өчен концерт программасын уңышлы гына тәкъдим итте.

Яшел Үзән, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Мамадыш, Алабуга, Апас, Яр Чаллы, Буа - 5000 артык укучы джаз сәнгате белән танышты!

Күчмә концертлар музыкаль-театральләштерелгән тамашалар рәвешендә уза. Программа музыканы өйрәнүченең дә, тамашачыларның да музыканы тирән танып белүгә юнәлтелгән бердәм сәнгать хәрәкәтендә катнашучылар өчен әзерләнгән.

Джаз-оркестр концертлары яшь тамашачыларга яңа музыкаль дөнья ача! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь тамашачыларның күбесе «Пушкин картасы» программасы кысаларында ТР Филармония джаз-оркестры концертларына килә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International