9 март көнне 18:30 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе «Казан композиторлар мәктәбе. Буыннар диалогы» Педагог һәм остаз елына багышланган концерты узачак. Татарстан композиторлары музыкасын Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге Казан консерваториясенең Симфоник оркестры башкара.
Программаны Людмила Горовая тәкъдим итә.