ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

14 марттан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда Россия профессиональ рәссамнарына ярдәм итү өчен коллекционер һәм меценат Александр Старых тарафыннан гамәлгә куелган "Путин чорының 70 төсмере" конкурсында катнашучыларның әсәрләреннән торган күргәзмә эшли башлаячак.

2023 елның 16 мартында 18:30 сәгатьтә Татар филармониясендә күренекле эстрада җырчысы Иосиф Кобзонга багышланган ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрының концерты булачак.

13 март көнне Әлмәт театры Мәскәү шәһәренең Милли театрында режиссер Камил Тукаевның «Җил артыннан йөгерүче» спектаклен күрсәтәчәк.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең дүртенче сезоны финалында Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнаша. Һәр төбәктән яшьләр һәм мәктәп театрларының иң яхшы спектакльләре сайлап алынган.

12-14 март көннәрендә А.М.Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда классикларның юбилейлары - 155 һәм 150 ел тулу уңаеннан һәм музейга нигез салуга 85 еллы тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни форумы узачак. Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Орёл, Курск, Ижевск, Алабуга белгечләренең катнашуы планлаштырыла.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

9 март көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе тамашачыларына Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендә ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм Дмитрий Зуев (баритон / Мәскәү шәһәре) башкаруында «Музыка һәм алиһәләр авазы» концерт программасы тәкъдим ителәчәк.


4
март, 2023 ел
шимбә

Шимбә көнне ТР Мәдәният министрлыгының һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының берләшкән командасы ТР Дәүләт хезмәткәрләре арасында оештырылган Спартакиадада катнашты һәм “Чаңгы узышы” спорт дисциплинасында 22 команда арасында 9 нчы урынны яулады. Кызлар арасында бер чакрым дистанциядә Хәбибуллина Светлана һәм Якупова Алсу уңыш күрсәтте.


3
март, 2023 ел
җомга

2023 елның 4 мартында «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Император фатиры белән йорт» күргәзмәсе ачыла.

Казан яшь тамашачы театрында 14-23 мартта «Бердәм Россия» Федераль проектының «Кече Ватан мәдәнияте» кысаларында куелган спектакльләр декадасы узачак.

5 июньнән 11 июньгә кадәр Казанда «Нәүрүз» XVI Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасына Төркиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән театрлар: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея Республикасын, Дагыстан Республикасы, Чечен Республикасы, Кабардино-Балкария, Чуаш Республикасы, Башкортостан Республикасы, Саха Республикасы, Алтай Республикасы, Тыва Республикасы һәм Татарстан Республикасы керә. Фестивальгә барлыгы 60 тан артык гариза керде. Фестивальнең махсус кунаклары «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» башкала театрлары булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International