Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия китап берлеге Мәскәү политехника университеты белән берлектә 2023 елның 31 мартына кадәр «Киләчәк китабы» яшьләр проектларының беренче халыкара конкурсына гаризалар кабул итә.
Конкурс алты номинация буенча үткәреләчәк.
Сайлап алуны уңышлы узган проектлар Санкт-Петербург халыкара китап салоны (2023 елның 18 - 21 мае, Санкт-Петербург) һәм "Кызыл мәйдан" китап фестивале (2023 елның 2 - 6 июне, Мәскәү) кысаларында питчингка үткәрелә.
Һәр питчинг йомгаклары буенча Конкурсның Эксперт советы җиңүчене (беренче урын) һәм призерларны (икенче һәм өченче урын) билгели.
Конкурста Россия Федерациясе гражданнары да, шулай ук Конкурс юнәлешләре нигезендә БДБ илләре гражданнары да катнаша ала.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Конкурс турында Нигезләмәдә, шулай ук www.bookunion.ru һәм www.mospolytech.ru сайтында бирелгән.