4 март көнне Татар китабы йортында - Татарстан Милли музее филиалында язучылар Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың шәхси язышуы мотивлары буенча эпистоляр спектакль күрсәтеләчәк. Башлана 17 сәгатьтә.
Рольләрне Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов башкара. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр артисты Илнур Байназаров һәм җырчы Сөмбел Кыямова катнашачак.
Премьера алдыннан тамашачыларга «Кави һәм Сәрвәр тарихы» күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрәчәкләр.
«Күзгә күренмәгән яктылык» спектакле татар язучыларының хатларына нигезләнгән тулы бер циклга нигез сала. Яңа иҗади проект кысаларында Татар китабы йорты ай саен килүчеләрне чираттагы премьера белән сөендерәчәк.
Казан шәһ., Островский ур., 15