2 марттан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына төшерелгән «Ибн Фадлан» документаль-сәнгать фильмы прокатка чыга. РФ Мәдәният министрлыгында прокат таныклыгы алган кинокартинаны 2 марттан башлап кинотеатрларда күрсәтәчәкләр.
Фильмны Казанда «Республика» сәүдә үзәгендә (Петербург ур., 9) һәм «Парк Хаус» (Ямашев пр., 46/33) сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан кинозалларда карарга була. Уфада «Акварин» сәүдә үзәгендә (Ферин ур., 29); ТР Түбән Кама шәһәрендә «Синема 5» (Химиклар пр., 18, 2 корпус); Яр Чаллыда «Синема 5» (Чулман пр., 89/57) урнашкан кино залларында куячаклар.