ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

13 февраль 14:00 сәгатьтә Хәзерге заман сәнгате  галереясендә Валерий Михайловның "Валерий Михайлов. Фотография»дип аталган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 13 мартка кадәр дәвам итәчәк.

21 февраль  көнне 14:00 сәгатьтә Халыкара туган  телләр көнендә, Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында кинофестивальнең тантаналы ачылышы булачак.

Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,"Татаркино" һәм Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә, Татарстан Республикасы халыклары "Панорама" кинофестивален үткәрә.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 19-22 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә сынлы сәнгать һәм халык иҗаты эшләнмәләреннән торган «Кышкы вернисаж» дип аталган күргәзмә узачак.

13 февральдә «Туган ил белән өзелмәс ара» проекты кысаларында "Тормыш көзгесе. Винера Абдуллина һәм Илдус Вахитов" күргәзмәсе эшли башлаячак. Күргәзмә 14 мартка кадәр дәвам итә.

2021 елның 12 февралендә 10:00 сәгатьтә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында  татар шагыйре Муса Җәлилнең  тууына 115 ел тулуга багышланган  матбугат конференциясе узачак.

Акциянең иң якты юнәлешләренең берсе – "Фолкурок" хәрәкәте.

Казан рәссамы Лариса Евграфованың күргәзмәсе 60 яшьлек юбилеена багышланган һәм иҗат юлы дәвамында төрле жанр әсәрләрен тәкъдим итә. Күргәзмә 12 февральдә 16:00 сәгатьтә ачыла.

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Казан»журналының февраль номерын тәкъдим итү булачак. Аның төп темасы "Шәһәр музыкасы".


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 13 февралендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү йөзеннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү конкурсында (алга таба – конкурс) катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International