«Казан ярминкәсе»ндә сынлы сәнгать һәм халык иҗаты күргәзмәсе узачак

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елның 19-22 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә сынлы сәнгать һәм халык иҗаты эшләнмәләреннән торган «Кышкы вернисаж» дип аталган күргәзмә узачак.

«Кышкы вернисаж»- «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең ел саен кыш көне үткәрелә торган «АРТ-галерея. Казан» күргәзмә - ярминкәсенең бер проекты.

Бу юлы Татарстан Республикасыннан, Казаннан, Россиянең 7 шәһәреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Йошкар-Оладан, Чәбаксар, Пермь өлкәсеннән 90нан артык рәссам һәм осталар үзләренең әсәрләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәдә үз әсәрләрен Бато Дугаржапов (Мәскәү); Игорь Кириллов- художник-рәссам, архитектор, скульптор; Алим Ныров- Санкт-Петербург шәһәренең танылган рәссамы; Людмила Симонова (Казан)  -  рәссам; Дмитрий Пастернак (Казан) - рәссам, анималист, график, портрет остасы; Наталья Тур (Санкт-Петербург шәһәре) һәм башкалар.

Күргәзмә 3 нче павильонында узачак, анда Татарстан Республикасы рәссамнар берлегенең экспозициясе урнаштырылачак. Рәссамнар берлеге стендында  Альбер Шах, Елена Острой, Бердниковлар династиясе,  Лариса Евграфова, Ирина Зубкова, Эльфира Нигматуллина, Лана Мусина-Медвецкая, Альберт Тимиршин һәм башка бик күпләрнең әсәрләрен күрергә мөмкин булачак.

Экспозицияне Казан Dolce Place курчакчылар берлеге осталарының курчаклары тулыландырачак. Күргәзмәгә килүчеләр курчакларның ничек барлыкка килүе турында беләчәк, аларны ясаган авторлар белән таныша алачак, фотога төшеп, иң яхшы эшләнмәләрне сатып алу, шулай ук мастер-классларда катнашу мөмкинлеге булачак.

Абруйлы осталар фарфор, керамика, агач, текстиль һ.б. матур эшләнмәләр белән сөендерәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр мастер-классларда заманча иҗат юнәлешләре белән танышачак һәм декупаж, фьюзинг, гильошлаштыру кебек иҗат төрләре техникасын үзләштерә алачаклар.

Беренче тапкыр күргәзмә эшендә Казан шәһәре мәдәният идарәсеннән шәһәребезнең музей комплексы катнашачак.

Күргәзмәнең программасы белән рәсми сайтта танышырга мөмкин www.artexpokazan.expokazan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International