Яңа опера солисты һәм Зур театр солисткасы Александра Саульская - Шулятьева Казанда La Primavera Казан камера оркестры белән яңа уртак программасын тәкъдим итә.
Концерт «Европа сәхнәләреннән Tatar Stars" проектының бер өлеше булачак. Концерт 19 февраль 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узачак.
Александра Казан консерваториясен тәмамлаган һәм Татар опера һәм балет академия театрында дебют эшли. Бүгенге көндә ул Россиянең берничә әйдәп баручы театры белән хезмәттәшлек итә.
Казандагы концерт программасында Сен-Санс, Бизе, Респиги һ.б. әсәрләре яңгырый. Дирижер – Рөстәм Абязов.
Татарстанда беренче тапкыр Татарстан халыклары «Панорама" кинофестивале узачак
11 февраль 2021 ел, пәнҗешәмбе
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,"Татаркино" һәм Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә, Татарстан Республикасы халыклары "Панорама" кинофестивален үткәрә.
21 февраль көнне 14:00 сәгатьтә Халыкара туган телләр көнендә, Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында кинофестивальнең тантаналы ачылышы булачак.
15 февральдә 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы халыклары кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе булачак. Планлаштырылган чаралар турында Дамир Натфуллин-ТР мәдәният министры урынбасары, Ирек Шәрипов - Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры, Миләүшә Айтуганова - «Татаркино" ДБМУ директоры сөйләячәк.
Журналистларны матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен:
Фаина Харитонова, +7 (999) 169-45-10, pr@tatarkino.ru;
Ландыш Гарифуллина, +7 (953) 999-36-75, pr@tatarkino.ru