13 февральдә «Туган ил белән өзелмәс ара» проекты кысаларында "Тормыш көзгесе. Винера Абдуллина һәм Илдус Вахитов" күргәзмәсе эшли башлаячак. Күргәзмә 14 мартка кадәр дәвам итә.
«Тормыш көзгесе» күргәзмәсе Санкт-Петербургтан рәссам - сынчы Винера Абдуллина һәм рәссам Илдус Вахитов иҗатына багышлана. Осталар сәнгатьнең төрле төрләрендә иҗат итәләр һәм бер-берсеннән аермалы сәнгатьле чаралар кулланалар, әмма аларның иҗатын татар халкы тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт берләштерә.
Экспозициядә Винера Абдуллинаның утыз скульптурасы куелачак. Аның иҗаты күпкырлы, әмма мастерның төп юнәлеше-монументаль сәнгать. Күргәзмә шулай ук Илдус Вахитов иҗаты белән дә таныштырачак. Рәссам реалистик рәсем сәнгатенә тугры кала һәм аның яраткан жанры пейзаж. Илдус Вахитов күп еллар флотта хезмәт иткән, шуңа күрә залларда рәссам сәяхәт иткән күп санлы диңгез пейзажларын күрергә мөмкин булачак. Татарстанда язылган пейзажларда дулкынлану хисе сизелә. Аларда рәссамның туган тамырлары, үз халкына мәхәббәт чагыла. Күргәзмәдә Илдус Вахитовның алтмыш сигез рәсеме күрсәтеләчәк.