Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узачак

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле массакүләм матбугат чаралары вәкилләре!

2021 елның 12 февралендә 10:00 сәгатьтә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында  татар шагыйре Муса Җәлилнең  тууына 115 ел тулуга багышланган  матбугат конференциясе узачак.

Катнашалар:

Дамир Натфуллин – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;

Татьяна Малышева-Муса Җәлилнең оныгы, видеоэлемтә аша;

Алисә Вяткина-Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазыйфаларын башкаручы;

Нәзирә Фәттахова-Муса Җәлил музей-фатиры директоры;

Валентин Шихобалов- ДБУ "Татарстан Республикасы яшьләр үзәге" директоры;

Илгиз Халиков-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Сезне матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Аккредитация түбәндәге электрон почта буенча алып барыла: nagimov@tatmuseum.ru

Белешмәләр өчен телефон:

264-73-98 – Айгөл Надыршина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге әйдәүче белгече

292-32-18 – Ленар Нәгыймов, ТР Милли музее матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International