Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,"Татаркино" һәм Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә, Татарстан Республикасы халыклары "Панорама" кинофестивален үткәрә.
21 февраль көнне 14:00 сәгатьтә Халыкара туган телләр көнендә, Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында кинофестивальнең тантаналы ачылышы булачак.
15 февральдә 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы халыклары кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе булачак. Планлаштырылган чаралар турында Дамир Натфуллин-ТР мәдәният министры урынбасары, Ирек Шәрипов - Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры, Миләүшә Айтуганова - «Татаркино" ДБМУ директоры сөйләячәк.
Журналистларны матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен:
Фаина Харитонова, +7 (999) 169-45-10, pr@tatarkino.ru;
Ландыш Гарифуллина, +7 (953) 999-36-75, pr@tatarkino.ru