13 февраль 14:00 сәгатьтә Хәзерге заман сәнгате галереясендә Валерий Михайловның "Валерий Михайлов. Фотография»дип аталган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 13 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмәдә фотографның «Ялкын» һәм «Кыш, суыклар, бизәкләр» фото серияләре тәкъдим ителә.
Валерий Михайлов – Совет чоры һәм Россия фотографы, Нәфис фотосурәт остасы, «Волга» фотоклубы һәм «ТАСМА» иҗат берләшмәсе әгъзасы, ТР Фотографлар Берлеге һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, фотокүргәзмәләр лауреаты.