10 декабрь 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзер заман этносәнгать музеенда Мәскәүдән рәссам, дизайнер, фотограф, Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, «Brand Awards - 2013» премиясе лауреаты Вера Хәйретдинованың "Мириада миров" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә абстракт рәсем сәнгате стилендә башкарылган 40 ка якын әсәр тәкъдим ителәчәк. Коллекция рәссам тормышының төрле чорларына бәйле булган рәсем һәм техника, колористика һәм төсләре белән аерылып торган тематик серияләрдән тора.
9 декабрь Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында рәссам Николай Иван улы Фешин әсәрләре күргәзмәсе ачылды. Быел аның тууына 140 ел тула. Күргәзмә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белщн гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Югары тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе белән берлектә «Тархан 2021» тарихи-мәдәни конкурсын тәкъдим итә.
Мәдәният өлкәсендә журналистлар арасында «Үткен фигыль» VI төбәкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Иннополис шәһәрендә мәгариф, бизнес һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы трансформация Digital Innopolis Days 2021 форумы башланды. Форум "Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында уза һәм икътисад тармакларына кадрлар әзерләүгә багышланган.
3 декабрь 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясындә татар сынчысы Кәдим Җәлил улы Җәмитовның шәхси күргәзмәсе ачыла. Ул сәнгать остасының 75 еллыгына багышланган.
2 декабрь көнне Казанга Россия Федерациясенең Федераль җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты Рәисе Елена Ямпольская килде.
Депутат өчен республиканың мәдәни учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан эчтәлекле программа әзерләнде һәм очрашудан файдаланып пандемия вакытында мәдәни тармакның кичергән авырлыклары турында бәян ителде.
Татарстан Республикасы милли китапханәсендә иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашу оештырылды.
Мәдәният эшлеклеләре депутатка сораулар бирделәр. Күпчелек сораулар дәүләт ярдәме чараларына, «Пушкин картасы» федераль проектына да кагылды. Очрашу Казан дәүләт яшь тамашачы театрында дәвам итте. Театр директоры Айгөл Горнышева кунаклар өчен экскурсия үткәрде, театрның киләчәккә булган планнары турында сөйләде.
РФ Дәүләт Думасы депутатына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрыкъ клубы» интерактив мультимедиа комплексын күрсәттеләр.
Мәдәният комитеты Рәисе көн азагында «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Визит нәтиҗәләре буенча депутат проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Казанда «Әкият» балалар үзәге базасында ачылган беренче инклюзив ял үзәге «Симург» (Әкияти кош) дип исемләнәчәк. «Синең файдага» хәйрия фонды ярдәме белән булдырылган 240 кв.м мәйданлы ял итү учреждениесе 7 - 14 яшьлек балаларга исәпләнгән.
Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгында экспонатларның яңа тактиль макетлары тәкъдир ителде. Бу «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Тарих синең кулыңда» социаль проекты кысаларында ясалган беренче макетлар. Музей-тыюлыкта инвалидлар өчен махсус программалар әзерләү 2018 елның декабреннән бирле алып барыла.
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстанда кинематография үсеше мәсьәләләре хакында түгәрәк өстәл узды. Утырышны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Айрат Зарипов алып барды. Ул әлеге сорауның актуальлеген ассызыклап үтте.