Мәдәният өлкәсендә журналистлар арасында «Үткен фигыль» VI төбәкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга мөмкин: https://fondpotanin.ru/competitions/iskusnyy-glagol/
Бәйгедә журналистлар һәм блогерлар катнаша ала.
В.Ю. Матвеев исемендәге мәдәният өлкәсендә журналистларның һөнәри осталыгы һәм медиа «Үткен фигыль» конкурсы Дәүләт Эрмитажы, Владимир Потанинның Хәйрия фонды һәм Екатеринбург рәсем сәнгате музее тарафыннан гамәлгә кертелгән.
Конкурс Урал, Идел буе, Себер һәм Ерак Көнчыгышның 49 шәһәрен колачлый. Нәкъ менә шушы регионнарда - Екатеринбург, Казан, Омск, Владивосток шәһәрләрендә Эрмитажның ел саен конкурсны оештыруда катнашучы иң актив Үзәкләре урнашкан.
Номинацияләр:
-Блогның иң яхшы материалы
- Иң яхшы интервью
-Иң яхшы мәкалә
- Мәдәният турында иң яхшы радиопрограмма
- Мәдәният турында иң яхшы телесюжет һәм телепрограмма
- Иң яхшы фоторепортаж
Конкурста җиңүчеләр төбәкара һөнәри элемтәләрне киңәйтү һәм Санкт-Петербургта махсус программада катнашып, хезмәттәшләренең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлегенә ия була.
Конкурста җиңүчеләргә мөстәкыйль формалаштырылган һөнәри үсеш программасы һәм/яки журналист осталыгын үстерү өчен профессиональ җиһазлар сатып алу өчен грант ярдәме күрсәтеләчәк. Грант ярдәменең күләме ачкчалатам 300 000 сум тәшкил итә.
Гаризаларны 20 декабрьгә кадәр бирү сорала!
Конкурсның анонсы: https://fondpotanin.ru/press/news/otkryt-priem-zayavok-na-uchastie-v-vi-mezhregionalnom-konkurse-dlya-zhurnalistov-v-sfere-kultury/https://fondpotanin.ru/press/news/otkryt-priem-zayavok-na-uchastie-v-vi-mezhregionalnom-konkurse-dlya-zhurnalistov-v-sfere-kultury/
Конкурс турында мәгълүмат һәм документлар: https://fondpotanin.ru/competitions/iskusnyy-glagol/https://vk.com/away.php?to=https%253A%252F%252Ffondpotanin.ru%252Fcompetitions%252Fiskusnyy-glagol%252F&post=-379354_3346&cc_key=
https://t.me/iskusnyy_glagolКонкурсның телеграм-каналы: https://t.me/iskusnyy_glagol
Идел буе кластеры буенча координатор - «Эрмитаж-Казан» үзәге.
E-mail: hermitage-kazan@mail.ru