3 декабрь 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясындә татар сынчысы Кәдим Җәлил улы Җәмитовның шәхси күргәзмәсе ачыла. Ул сәнгать остасының 75 еллыгына багышланган.
Күргәзмәдә 70кә якын скульптура әсәре: шамота, бакыр, гальванопластик, агач, ясалма таш кебек материалларда төрле техника кулланып ясалган 40 еллык иҗади эшчәнлекнең нәтиҗәсе булган ретроспекциясе (үткәне) тәкъдим ителә.
Татарстан халкына Кәдим Җәмитов Казандагы танылган монументаль скульптура әсәре – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы (элеккеге «Казан» милли мәдәни үзәге бинасы) пилонында урнаштырылган «Хөррият» монументы белән таныш.
Монументаль скульптуралар автор тарафыннан Ырынбург шәһәрендәге М.Җәлил, Ырынбург татар театры өчен ясалган татар актеры Ильясбәк Ашкадарский, Төркиянең Кютахйа шәһәрендә урнашкан Ататөрек һәйкәле, Тукай, Урманчы, Солтангалиев, Мәрҗәни, Екатерина II багышланган һәйкәлләрнең эскиз проектлары эшләнгән.
Кәдим Җәмитов «Яз», «Көй», «Әпипэ - Бию», гомумтөрки образларны гәүдәләндерә: «Тел», «Бичура», «Фикерләүче», «Картлык», «Батыр», «Кыпчак кызы»; шулай ук «Алтын тарак», «Сак-Сок», «Су-кызы», «Йосыф-Зөләйха», «Тулпар», «Акбүре» татар һәм төрки риваятьләрдән мифологик сюжетларны сурәтли.
Рәссам якын образларына кабат әйләнеп кайта. Скульптор форма, фактура белән оста эшли. Миф һәм чынбарлык Җәмитов иҗатында бер-бер артлы үрелеп бара, алар үзара эчке һәм тышкы дөнья белән тыгыз элемтәдә тора. Останың әсәрләре милли, алар татар милләтен генә түгел, төрки халыкларның мәдәниятен күрсәтә торган әсәрләр. Күргәзмәдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан шәһәре музей комплексы коллекцияләреннән һәм рәссамның шәхси җыелмасыннан әсәрләр тәкъдим ителә.