Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеенда Н.И.Фешин әсәрләре күргәзмәсе ачыла

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

9 декабрь Татарстан Республикасы  дәүләт сынлы сәнгать музееның  төп бинасында рәссам Николай  Иван улы Фешин әсәрләре күргәзмәсе  ачылды. Быел аның тууына 140 ел  тула.  Күргәзмә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белщн гамәлгә ашырыла.

«Николай Фешин. Тууына 140 ел тулу уңаеннан» күргәзмә проекты олы юбилей көненә багышлана. Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеена караган иң зур коллекция әлеге күргәзмәдә тулысынча тәкъдим ителәчәк: 185 әсәр музейның 6 залында урнашачак. Әсәрләрен Санкт-Петербургтан Россия сәнгать академиясе каршындагы Дәүләт Рус музее һәм Фәнни-тикшеренү музее тәкъдим итәчәк. Экспозициядә барлыгы 200 әсәр күрсәтелер дип көтелә.

Н.И. Фешин тарафыннан Сәнгать академиясе өчен диплом эше буларак ясалган «Капустница» (1909) дип аталган зур форматлы әсәр чын вакыйга булачак.

Күргәзмәдә Николай Фешин иҗатында сынлы сәнгать төрләре һәм жанрлары - рәсем, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать, барлыгы ике йөздән артык әсәр тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 2022 елның 13 мартына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International