Алабугада Вера Хәйретдинова әсәрләреннән торган күргәзмә ачыла

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

10 декабрь 14.00 сәгатьтә Алабуга  дәүләт музей-тыюлыгының хәзер заман этносәнгать музеенда Мәскәүдән рәссам, дизайнер, фотограф, Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, «Brand Awards - 2013» премиясе лауреаты Вера Хәйретдинованың "Мириада миров" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла.

Экспозициядә абстракт рәсем сәнгате стилендә башкарылган 40 ка якын әсәр тәкъдим ителәчәк. Коллекция рәссам тормышының төрле чорларына бәйле булган рәсем һәм техника, колористика һәм төсләре белән аерылып торган тематик серияләрдән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International