2 декабрь көнне Казанга Россия Федерациясенең Федераль җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты Рәисе Елена Ямпольская килде.
Депутат өчен республиканың мәдәни учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан эчтәлекле программа әзерләнде һәм очрашудан файдаланып пандемия вакытында мәдәни тармакның кичергән авырлыклары турында бәян ителде.
Татарстан Республикасы милли китапханәсендә иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашу оештырылды.
Мәдәният эшлеклеләре депутатка сораулар бирделәр. Күпчелек сораулар дәүләт ярдәме чараларына, «Пушкин картасы» федераль проектына да кагылды. Очрашу Казан дәүләт яшь тамашачы театрында дәвам итте. Театр директоры Айгөл Горнышева кунаклар өчен экскурсия үткәрде, театрның киләчәккә булган планнары турында сөйләде.
РФ Дәүләт Думасы депутатына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрыкъ клубы» интерактив мультимедиа комплексын күрсәттеләр.
Мәдәният комитеты Рәисе көн азагында «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Визит нәтиҗәләре буенча депутат проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.