Иннополис шәһәрендә мәгариф, бизнес һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы трансформация Digital Innopolis Days 2021 форумы башланды. Форум "Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында уза һәм икътисад тармакларына кадрлар әзерләүгә багышланган.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Digital Innopolis Days форумының «Киләчәккә кадрлар. 2021 елның төп нәтиҗәләре» панель дискуссиядә катнашты.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча төп юнәлешләр һәм 2021 елда эш нәтиҗәләре, цифрлы технологияләр һәм коммуникациянең яңа форматлары аша мәдәният һәм сәнгать тармагын үзгәртеп кору турында сөйләде.
Шулай ук министр бүгенге шартларда мәдәният хезмәткәренең югары дәрәҗәле, төрле компетенцияләргә ия булуын, даими камилләштерүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Форум программасына шулай ук цифрлы трансформация буенча практикум, иң яхшы белем бирү оешмаларын һәм укытучыларын рәсми бүләкләү тантанасы, мәдәни чаралар һәм төрле секцияләрдә катнашу да кергән.