Казанда беренче инклюзив ял үзәге ачылды

2021 елның 3 декабре, җомга

Казанда «Әкият» балалар үзәге базасында ачылган беренче инклюзив ял үзәге «Симург» (Әкияти кош) дип исемләнәчәк. «Синең файдага» хәйрия фонды ярдәме белән булдырылган 240 кв.м мәйданлы ял итү учреждениесе 7 - 14 яшьлек балаларга исәпләнгән.

Яңа инклюзив үзәктә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин булдылар.

«Симург» – Казанда гына түгел, ә республикада да беренче инклюзив ял үзәге. Фонд катнашында беренче ресурс сыйныфлар шәһәрнең 1 нче номерлы һәм 97 нче номерлы мәктәпләрендә, 109 номерлы балалар бакчасында ачылды. Бу фикерне РФ Дәүләт думасы депутаты Илья Вольфсон хуплады. Бинаны ТР мәдәният министрлыгы түләүсез куллануга тапшырды, ә төзекләндерү эшләре ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән башкарылды.

Хәйрия фонды директоры Анастасия Суханова төзекләндерү эшләре вакытында психологлар җәлеп ителү, төсләрне сайлау, интерактив панельләрне урнашыруга җитди караш белән килү турында сөйләде.

Хәзер үзәктә 3 түгәрәк эшли: программалау, робототехника һәм театраль студия. Дәресләрдә сәламәтлеге чикләнгән балалар дизайн һәм анимация, робототехникада модельләр ясарга өйрәнәләр. Педагоглар авторлык программа белән эшли. Киләчәктә үзләренең әдәбиятларын булдыру планлаштырыла.

Казан Мэры балаларның ата-аналары өчен махсус укыту сайты булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу фикерне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да хуплады. «Билгеле бер стандарт булырга тиеш. Бездә андый үзәкләр әлегә юк. Без модель стандарт буларак башларга һәм педагоглар әзерләүне башлап җибәрә алыр идек", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International