ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

3 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана. 

4 февраль 16:00 сәгатьтә Әмир Мәҗитов музеенда Казан рәссамы Рөстәм Хуҗинның «Зәңгәр күк астында" дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.

Хуҗин Россия Федерациясе рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы. 2005-2011 елларда ул Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыта.

Рәссамның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан шәһәренең музей комплексы коллекцияләрендә, Болгар музей – тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясында, Россиядә һәм чит илләрдә (Франция, Германия, Төркия) шәхси коллекцияләрендә саклана.

Рәссамның рәсемнәре татар халкы тарихына, Идел буе Болгар дәүләте тарихыннан булган вакыйгаларны һәм эпизодларны тасвирлауга багышланган.

Әмир Мәҗитов музеенда оештырылган күргәзмәдә тарихи жанр, Татарстан, Россия, Урта Урал пейзажлары, шулай ук натюрмортлар -  50гә якын әсәр тәкъдим ителәчәк.

Кичә Казан консерваториясендә 40 нчы Шаляпин фестиваленең параллель программасы кысаларында «Россиядә һәм дөньяда фестиваль хәрәкәте»дигән түгәрәк өстәл узды.

Консерваториянең орган залында Россиянең танылган музыкаль тәнкыйтьчеләре һәм журналистлар, вуз җитәкчелеге һәм педагоглар, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры вәкилләре җыелды.

Утырышны Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев ачты.

6 февраль көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында бу елның беренче премьерасы — Ирина Васькова пьесасы буенча куелган «Гаҗәеп чорма» гаилә белән карау өчен матур әкият куелачак.

6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен  әзерләнгән спектакль әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләячәк. Театр гаилә өчен кайчандыр бик мөһим булган онытылган әйберләрнең тормышын чормага менеп күрергә тәкъдим итә.

Моннан тыш, театр фойесында премьера вакытында Казан дәүләт мәдәният институты дизайнерларыннан һәм арт-блоггерларыннан экологик арт-объектлар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелган.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда артист, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринга (1887-1938) багышланган “Сүнмәс йолдыз яктысы” проекты кысаларында дәрес-очрашулар башлап җибәрелде. Дәресләр Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Татар китабы йортында (Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда) 2 февральдә «Язудан алып хәрефкә кадәр» почта маркалары күргәзмәсе ачыла.

Экспозициянең исеме очраклы түгел: сайлап алынган маркалар язу һәм китап бастыру тарихын ача. Тәкъдим ителгән маркалар бөтен дөнья буенча төрле чорларда СССР, ФРГ, ГДР, Россия, Германия, Мексика, Болгария, Бурунди Республикасы, Того Республикасы, Австрия, Мисыр, Монако һәм башка дәүләтләрдән тупланган.

Күргәзмәнең авторлары: педагог, архитектор, филателист, китап тышлыгы ясау остасы Владимир Васильев; педагог, филателист, биолог Максим Егоров, шулай ук «Экоклуб-филателия» түгәрәгенең укучылары – Булат Сәйфетдинов, Влад Туманов һәм Диләрә Хисамова.

3 февраль 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясендә «Сәнгать анархизмы» күргәзмәсе ачыла. Бу Казан авангарды: икенче дулкын» циклыннан беренче күргәзмә.

Ул 1980-90 елларда танылган рәссам Владимир Нестеренко иҗатын тәкъдим итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән Татар бистәсен, шахмат клубын үзгәртеп кору һәм үстерү проектларының эскизлары бүген дә бик актуаль кабул ителә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан, шәхси коллекцияләрдән 1970нче еллардан алып 2000нче елларга кадәр йөздән артык рәсем сәнгате һәм графика әсәрләре тәкъдим ителә.

"Сәнгать анархизмы" күргәзмәсе – «Казан авангарды икенче дулкын» – ХХ гасырның соңгы елларында Татарстан сәнгатенең иң  ачык күренешләренең берсе.

Күргәзмә агымдагы елның 10 мартына кадәр эшли. Яшь чикләве 18+.

30 гыйнвар Ленин исемендәге мәдәният йортында «Шкодники» балалар киножурналының зур бәйрәме узды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе, «Эфир» телекомпаниясе һәм Казан шәһәренең туклану һәм азык-төлек Департаменты ярдәме белән оештырылды.

«Диңгез борылыш артында» уникаль архитектура проектында тәҗрибәле архитекторлар, студентлар һәм яшүсмерләр архитектура һәм арт-объектлар өстендә эшлиләр һәм аларны Татарстанда Вертолет утравында гамәлгә ашыралар. Проектта катнашучылар профессиональ остазлардан тәҗрибә туплый һәм концепциядән башлап йомгаклау этабына кадәр уникаль объектларны үзләре тормышка ашыра.

26 гыйнвар Мәскәүдә вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев «Россия − мөмкинлекләр иле» Автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Антон Сериков белән эшлекле очрашу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International