4 февраль 16:00 сәгатьтә Әмир Мәҗитов музеенда Казан рәссамы Рөстәм Хуҗинның «Зәңгәр күк астында" дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.
Хуҗин Россия Федерациясе рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы. 2005-2011 елларда ул Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыта.
Рәссамның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан шәһәренең музей комплексы коллекцияләрендә, Болгар музей – тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясында, Россиядә һәм чит илләрдә (Франция, Германия, Төркия) шәхси коллекцияләрендә саклана.
Рәссамның рәсемнәре татар халкы тарихына, Идел буе Болгар дәүләте тарихыннан булган вакыйгаларны һәм эпизодларны тасвирлауга багышланган.
Әмир Мәҗитов музеенда оештырылган күргәзмәдә тарихи жанр, Татарстан, Россия, Урта Урал пейзажлары, шулай ук натюрмортлар - 50гә якын әсәр тәкъдим ителәчәк.