«Хәзинә» галереясендә «Сәнгать анархизмы» күргәзмәсе ачыла - бу «Казан авангарды: икенче дулкын» циклыннан беренче күргәзмә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

3 февраль 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясендә «Сәнгать анархизмы» күргәзмәсе ачыла. Бу Казан авангарды: икенче дулкын» циклыннан беренче күргәзмә.

Ул 1980-90 елларда танылган рәссам Владимир Нестеренко иҗатын тәкъдим итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән Татар бистәсен, шахмат клубын үзгәртеп кору һәм үстерү проектларының эскизлары бүген дә бик актуаль кабул ителә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан, шәхси коллекцияләрдән 1970нче еллардан алып 2000нче елларга кадәр йөздән артык рәсем сәнгате һәм графика әсәрләре тәкъдим ителә.

"Сәнгать анархизмы" күргәзмәсе – «Казан авангарды икенче дулкын» – ХХ гасырның соңгы елларында Татарстан сәнгатенең иң  ачык күренешләренең берсе.

Күргәзмә агымдагы елның 10 мартына кадәр эшли. Яшь чикләве 18+.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International