«Диңгез борылыш артында» - 2022 архитектура проекты катнашучылар туплый!

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

«Диңгез борылыш артында» уникаль архитектура проектында тәҗрибәле архитекторлар, студентлар һәм яшүсмерләр архитектура һәм арт-объектлар өстендә эшлиләр һәм аларны Татарстанда Вертолет утравында гамәлгә ашыралар. Проектта катнашучылар профессиональ остазлардан тәҗрибә туплый һәм концепциядән башлап йомгаклау этабына кадәр уникаль объектларны үзләре тормышка ашыра.

Проект 3 ел буе эшләп килә һәм бу вакыт аралыгында күп кенә объектлар барлыкка килде. Шуңа күрә 2022 ел — барлык объектларны берләштерү елы булып тора. Катнашучылар үзләренең фикерләрен түбәндәге юнәлешләрдә гамәлгә ашыралар:

  • архитектура,
               
  • дизайн архитектура мохиты дизайны,
               
  • реконструкция,
               
  • график дизайн.

 Проект ике этаптан тора:

  1. Проектның онлайн өлеше март – апрель айларында узачак.           
  2. Июль аенда проектның оффлайн өлеше утрауда үтәчәк (Татарстанның Тәтеш районы Идел елгасындагы Вертолетный утравы).

Иң актив катнашучылар утрауга бару һәм остазлар белән бергә иң яхшы архитектура проектларын гамәлгә ашыру, остаханәләрдә уку һәм төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеген алачак.

Проектта катнашу өчен архитектура, дизайн, урбанистика белән кызыксынучы һәм профессиональ архитекторлар белән эшләргә һәм проектланган объектларны тормышка ашырырга теләгән 14-30 яшьлек затлар катнашырга чакырыла.

Гаризаны 28 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин:  https://clck.ru/amnfa     

Сорауларны  archifest@yandex.ru юлларга мөмкин.

Проектның сайты: archifest.ru 

Инстаграм: https://www.instagram.com/archideti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International