Татар китабы йортында «Язудан хәрефкә кадәр» дип исемләнгән почта маркалары күргәзмәсе ачыла

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татар китабы йортында (Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда) 2 февральдә «Язудан алып хәрефкә кадәр» почта маркалары күргәзмәсе ачыла.

Экспозициянең исеме очраклы түгел: сайлап алынган маркалар язу һәм китап бастыру тарихын ача. Тәкъдим ителгән маркалар бөтен дөнья буенча төрле чорларда СССР, ФРГ, ГДР, Россия, Германия, Мексика, Болгария, Бурунди Республикасы, Того Республикасы, Австрия, Мисыр, Монако һәм башка дәүләтләрдән тупланган.

Күргәзмәнең авторлары: педагог, архитектор, филателист, китап тышлыгы ясау остасы Владимир Васильев; педагог, филателист, биолог Максим Егоров, шулай ук «Экоклуб-филателия» түгәрәгенең укучылары – Булат Сәйфетдинов, Влад Туманов һәм Диләрә Хисамова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International