30 гыйнвар Ленин исемендәге мәдәният йортында «Шкодники» балалар киножурналының зур бәйрәме узды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе, «Эфир» телекомпаниясе һәм Казан шәһәренең туклану һәм азык-төлек Департаменты ярдәме белән оештырылды.
«Шкодники» киножурналы - «Junior Life» кино сәнгате мәктәбе проекты,Каннада узган һәвәскәрләр һәм яшьләр киносының V һәм VI Халыкара фестивалендә катнашучы һәм призер, күпсанлы республика конкурслары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивальләре лауреаты. Киножурнал Казан укучылары тормышыннан юмористик миниатюралардан гыйбарәт. 10 ел дәвамында «Шкодники» киножурналы безнең шәһәр телевидениесе экраннарына чыга һәм йөзләгән бәхетле гаиләне гаҗәеп вакыйгаларның искиткеч мизгелләре белән сөендерә.
Бәйрәм программасында проектта катнашучыларны котлау, төрле уеннар һәм бүләкләр, партнерлардан сюрпризлар һәм 17 сезонда төшерелгән роликларны күрсәтү, әлеге 30 яңа серия балалар киножурналын тулыландырды.
Балаларны котларга танылган телевидение алып баручылары Марат Дәүләтшин һәм Ольга Лаврова килде.