Бүген Казанда генерал Федор Красавинның мемориаль тактасына чәчәкләр салынды. 1945 елның 27 гыйнварында генерал дивизиясе Освенцимда Аушвиц-Биркенау концлагереннән 7 меңнән артык тоткынны, шул исәптән 700 баланы азат итә.
2012 елның 4 февралендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә 1946 еллардан бирле Ленинград шәһәренең мәшһүр камера коллективы чыгыш ясаячак. ТАНЕЕВ исемендәге КВАРТЕТның яңа составына кергән дәрәҗәле халыкара конкурс лауреатлары, яшь башкаручылар элеккеге профессиональ музыкантлар белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар сәхнәдә С.И.Танеев, C.В.Рахманинов, П.И.Чайковский, А.К.Глазунов әсәрләрен башкарачак.
Россиядә 17 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Холокост корбаннарын искә алу атнасы кысаларында Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортының концерт залы сәхнәсендә «Тормыш» дип исемләнгән спектакль куелачак.
«Бу гади спектакль түгел. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган хәтер. Спектакльнең нигезендә чын тарих, геноцид белән каршылашкан кешеләрнең язмышы ята, — дип уртаклашты режиссер-куючы Леонид Цысс.
Спектакль 15:00 сәгатьтә башлана. Дәвамы-1 сәгать. Спектакльгә керү ирекле.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифалары төркемнәре буенча кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан итә.
Вакантлы вазифалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Тест: http://gossluzhba.gov.ru
28 гыйнварда Татарстанның табигать тарихы музееның лекцияләр залында Нократ палеонтология музее фондларыннан «Борынгы тормыш» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар зур интервалны колачлый-500 миллион елдан артык һәм безнең планетадагы тормышның ничек барлыкка килүе, хайваннар дөньясының этаплап үсеше һәм катлаулануы турында сөйли.
Экспозиция 50дән артык экспонаттан тора, алар төрле геологик чорлардан төрле тере организмнарны тәкъдим итә.
«Театраль Идел буе» округ фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү 2022 елның 15 февраленә кадәр озайтылды.
Хезмәтләр төрле техникаларда башкарылырга мөмкин: бу графика, батик, компьютер дизайны, буяулар һәм фотоколлажлар була ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 15 февраленә кадәр электрон адреска кабул ителә theatres.fest@mail.ru ("Афишалар конкурсы" тамгасын куярга).
Өстәмә мәгълүмат һәм конкурста катнашу кагыйдәләре белән Фестиваль сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://театральноеприволжье.рф/news/tpost/guuk5vede1-konkurs-na-luchshuyu-razrabotku-afishipl
2022 елның 25 гыйнварында Иван Шишкинның туган көнендә «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XVIII республика конкурсы старт алды. Бәйгене Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Иҗтимагый палата үткәрә.
Конкурс И.И.Шишкинның тууына 190 ел тулуга багышланган. Конкурска Республиканың балалар сәнгать мәктәпләре һәм студияләре укучылары (7 яшьтән 16 яшькә кадәрге) чакырыла.
Конкурска хезмәтләр 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.
Работы на конкурс принимаются до 15 апреля 2022 года.
Адрес: 423600, Алабуга шәһәре, Набережная урамы, 12, И.И. Шишкин музей-йорты
Элемтә өчен телефоннар: 8 (85557) 7-53-02; 7-05-47.
E-mail: elshishkin@mail.ru
27 гыйнварда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Күрәсем килгән иде...” спектакленең 10 ел сәхнәдә уйналуы билгеләп үтеләчәк. Әлеге спектакльнең авторы да, режиссеры да легендар артист Исламия Мәхмүтова (1943-2019).
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, шагыйрь Николай Алешковның иҗат кичәсе 29 гыйнвар 15:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак.
Николай Алешков-Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты, Марина Цветаева исемендәге премия лауреаты, 2018 елда «Елның иң яхшы китабы» Германия халыкара әдәби конкурсының алтын лауреаты Дипломы иясе һәм «Алтын витязь» Халыкара славян әдәби форумының көмеш финалисты.
Программада «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле катнаша (Яр Чаллы шәһәре);
Автор-башкаручылар: Сергей Бычков, Радик Ахунҗанов, Елена Мартынова, Диана Суходольская, Алсу Вәлиева.
Махсус кунак-Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган җырчы Ольга Лахнова.
27 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Теләче районының Иске Җөри авылында картиналар галереясы ачыла. Галереяда төрле жанрдагы һәм юнәлешләрдәге 100 дән артык картина тупланган.
Чарада проектны оештыручылар катнаша: Татарстан Республикасының халык рәссамы Хаҗиев Мадияр Шәрип улы һәм "Россия рәссамнар берлеге" Яр Чаллы бүлекчәсе Идарәсе рәисе Ленар Җәмил улы Әхмәтов, шулай ук проект өстендә эшләгән рәссамнар катнашачак.