Кичә Казан консерваториясендә 40 нчы Шаляпин фестиваленең параллель программасы кысаларында «Россиядә һәм дөньяда фестиваль хәрәкәте»дигән түгәрәк өстәл узды.
Консерваториянең орган залында Россиянең танылган музыкаль тәнкыйтьчеләре һәм журналистлар, вуз җитәкчелеге һәм педагоглар, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры вәкилләре җыелды.
Утырышны Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев ачты.