ТР Милли музее «Фән көне: дөньяны аңлау ачкычлары» программасын әзерләгән.
Казан яшь тамачашысы театры 2026 елда беренче премьерасы – Ф.М. Достоевскийның «Степанчиково авылы һәм аның яшәүчеләре» повесте буенча спектакльне тәкъдим итте. Режиссер – Радион Букаев.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Мәскәү шәһәренең «Н.В. Гоголь йорты – мемориаль музей һәм фәнни китапханә» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тупланмасыннан «Рус тормышыннан очерклар: Гоголь иллюстрацияләрдә» күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлығы Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Мирсәид улы Гыйләҗевкә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итә.
4, 7 һәм 11 февральдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Нәҗиб Җиһанов исемендәге XI юбилей «Мирас» татар музыкасы фестиваленең концертлары узачак. Унбер ел дәвамында тыңлаучыларны Татарстанның мәдәни мирасына якынайтучы бу проект Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Маэстро Александр Сладковский тарабынан булдырылды. Фестиваль милли музыка традицияләрен саклау һәм популярлаштыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелеп, татар музыкасын тирәнрәк аңларга һәм аның мәдәни үзенчәлегенә катнашлык хисе ныгытуга ярдәм итә.
10-22 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында балалар өчен май чабу уеннары узачак: костюмлы тамашалар, осталык дәресләре, квест һәм башкалар.
2026 елның 30 гыйнварыннан 2 мартына кадәр М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И. Шаляпин исемендәге XLIV Халыкара опера фестивале уза.
XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленә гаризалар кабул итү башлана. Ул 2026 елның 4-8 сентябрендә Казанда узачак.
СУКЫРЛАР ҺӘМ НАЧАР КҮРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН
· 25 февраль, сәгать 15:00 – Татарстанның табигать тарихы музее буенча экскурсия, 16+
· Территория буенча мөстәкыйль сәяхәтләр өчен тифлокомментарийлы видео-экскурсияләр бар
Экспозициядә үзәк урынны республиканың мәдәнияте һәм тарихына багышланган бүлек алып тора.