OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсендә Татарстан Республикасының күргәзмә комплексы беренче тапкыр тәкъдим ителде

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Экспозициядә үзәк урынны республиканың мәдәнияте һәм тарихына багышланган бүлек алып тора.

Кунаклар рәссам Гөлназ Исмәгыйлеваның каллиграфия эшләре күргәзмәсе, традицион уен кораллары, сәнгать әйберләре, шулай ук «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы программасы белән таныша ала.

Татарстанның мәдәни потенциалы белән форум кунакларын һәм катнашучыларын республика мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачу тантанасында чыгыш ясап, билгеләп үтте: «Ислам дөньясы илләре Татарстанның тышкы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып кала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International