4, 7 һәм 11 февральдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Нәҗиб Җиһанов исемендәге XI юбилей «Мирас» татар музыкасы фестиваленең концертлары узачак. Унбер ел дәвамында тыңлаучыларны Татарстанның мәдәни мирасына якынайтучы бу проект Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Маэстро Александр Сладковский тарабынан булдырылды. Фестиваль милли музыка традицияләрен саклау һәм популярлаштыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелеп, татар музыкасын тирәнрәк аңларга һәм аның мәдәни үзенчәлегенә катнашлык хисе ныгытуга ярдәм итә.
Фестивальнең фәнни җитәкчесе – Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, музыка белгече, продюсер, педагог, музыкаль-иҗтимагый эшлекле, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алиев. Проектның партнеры – Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе.
4 февральдә сәгать 18:30 да Татарстанның бөек композиторы, республикада симфоник оркестр булдыру идеологы һәм Казан консерваториясенә нигез салучы Нәҗиб Җиһановның тууына 115 ел тулуга багышланган фестивальне ачу концерты узачак. Бу кич композитор әсәрләреннән моно-программа яңгыраячак. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры артистлары белән берлектә Россия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Динар Шәрәфетдинов (тенор) һәм Сөмбел Киямова (сопрано) чыгыш ясый. Дирижер пульты артында – профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов. Шулай ук концертта Казан консерваториясе студентлары хоры (җитәкчесе – Надежда Шириева), И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте катнаш хоры (җитәкчесе – Дина Венедиктова), Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе хоры (җитәкчесе – Светлана Устюгова) катнаша.
7 февральдә сәгать 17:00 дә фестивальнең икенче концерты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай елы» узачак. Программада – Нәҗиб Җиһановның «Кырлай» симфоник картинасы, Әнвәр Бәкеровның «Су анасы» балетыннан өзекләр, Рәзидә Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан арияләр һәм Габдулла Тукай текстларына язылган башка әсәрләр. Дирижер – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал. Солистлар – Сөмбел Киямова (сопрано) һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов (тенор).
11 февральдә сәгать 18:30 да фестиваль заманча татар композиторлары: Миләүшә Хәйруллина, Ильяс Камал, Рәшит Кәлимуллин, Эльмира Галимова, Радик Салимов, Ренат Хәкимов, Эльмир Низамов һәм Илһам Бәйтирәк әсәрләренең премьераларына багышланган концерт белән тәмамланачак. Сигез премьераны башкаруда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры (җитәкчесе – Миләүшә Таминдарова), солистлар – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры концертмейстеры, беренче скрипкалар концертмейстеры Алина Яконина, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Исламов (баритон) һәм Эльза Исламова (сопрано) катнаша. Дирижер – Губернатор симфоник оркестрының (Кемерово дәүләт өлкә филармониясе, хәзер – Б.Т. Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясе) сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Тао Линь.