СУКЫРЛАР ҺӘМ НАЧАР КҮРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН
· 25 февраль, сәгать 15:00 – Татарстанның табигать тарихы музее буенча экскурсия, 16+
· Территория буенча мөстәкыйль сәяхәтләр өчен тифлокомментарийлы видео-экскурсияләр бар
САҢГЫРАУЛАР ҺӘМ НАЧАР ИШЕТҮЧЕЛӘР ӨЧЕН
· 8 февраль, сәгать 16:00 – Елена Кармацкая коллекциясеннән «Атынчык ат. Уенчык тарихы» күргәзмәсе буенча рус ишарә теле белән экскурсия.
Теркәлү сылтамасы
· 8 февраль, сәгать 13:00 – Саңгырау, начар ишетүче һәм 14-18 яшьлек CODA-яшүсмерләр өчен «Музейның сәхнә арты: музейда кем һәм ничек эшли?» чарасы.
Теркәлү сылтамасы
· Мөстәкыйль танышу өчен Казан Кремле территориясе, музейлары һәм күргәзмә мәйданнары буенча рус ишарә телендә видео-экскурсияләр, шулай ук яшүсмерләр видео-гиды бар
МЕНТАЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КИЛҮЧЕЛӘР ӨЧЕН
МЕНТАЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КИЛҮЧЕЛӘР ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ЭКСКУРСИЯЛӘР
Әгәр сез музей-тыюлыкка төркем булып килергә планлаштырсагыз, тәкъдим итәбез:
1. Безнең белән элемтәгә керегез:
· телефон аша: +7 (843) 567-81-22*
· электрон почта аша: access.kreml@kazan-kremlin.ru
· ял һәм бәйрәм көннәрендә почтага язуны тәкъдим итәбез: access.kreml@kazan-kremlin.ru
2. Килергә 7 көн калмыйча, kazan.kremlin@tatar.ru почтасына хат юллагыз.
Көн саен вакытлыча кулланырга алырга мөмкин:
· коляска – Визит-үзәктә;
· сенсор рюкзаклар – Визит-үзәктә һәм Казан Кремле музейларында.
Бәясе: бушлай. Өстенлекләр турында таныклык тәкъдим итәргә һәм залогка шәхесне раслаучы теләсә нинди документ (паспорттан башка) калдырырга кирәк.
Экскурсияләргә язылу телефоннары: +7 (843) 567-81-22, +7 (987) 238-73-94 (хәбәрләр) (урыннар саны чикле)