Татарстан Республикасы Мәдәният министрлығы Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Мирсәид улы Гыйләҗевкә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итә.
Конкурс 2026 елның 5 февраленнән 5 апреленә кадәр үткәрелә.
Конкурста катнашучылар – Россия Федерациясе гражданнары булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, һөнәри рәвештә эшләүче скульпторлар.
Конкурсның максаты – А.М. Гыйләҗевкә һәйкәлнең (алга таба – һәйкәл) иң яхшы эскиз проектын билгеләү.
Конкурсның бурычлары:
· һәйкәлнең эскиз проектын эшләү;
· һәйкәлнең оптималь үлчәмнәрен һәм смета бәясен билгеләү.
Һәйкәлне урнаштыру өчен урын «Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле мәдәният учреждениесенең керү төркеме территориясендә урнашкан. Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Р.М. Низаметдинов исемендәге урам, 29 нчы йорт.
Конкурста катнашучылар 2026 елның 5 февраленнән 15 мартына кадәр конкурста катнашу өчен гариза тапшыралар. Гаризалар конкурс комиссиясе җаваплы сәркатибенә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 114 нче кабинет адресы буенча эш көннәрендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр сәгать 9:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне сәгать 9:00 дән 16:00 гә кадәр (төшке аш 12:00 дән 12:45 кә кадәр) кәгазьдә тапшырыла.
Беренче урын бирелгән Катнашучы һәйкәлне булдыру һәм урнаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру хокукын ала.