XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленә гаризалар кабул итү башлана. Ул 2026 елның 4-8 сентябрендә Казанда узачак.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы Россия мөфтиләр шурасы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты.
Фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» девизы астында уза. Беренче форум Россия мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә оештырылган иде.
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон адресына гариза юлларга яки фестивальнең рәсми сайтында http://kazan-mfmk.com/application махсус анкета тутырырга кирәк. Конкурс программасында 2024 елдан дә соң төшерелмәгән фильмнар карала.
Фестивальнең төп номинацияләре:
· «Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» Гран-при.
· Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссурасы өчен.
· Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие өчен.
· Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы оператор эше өчен.
· Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле өчен.
· Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен.
· Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм өчен.
· Иң яхшы документаль фильм өчен.
· Иң яхшы анимацион фильм өчен.
· Иң яхшы тавыш режиссурасы өчен.
· Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен.
Милли конкурс номинацияләре:
· Иң яхшы милли фильм.
· Иң яхшы милли сериал.
· Иң яхшы документаль милли фильм.
· Иң яхшы кыска метражлы милли фильм.
· Иң яхшы балалар өчен милли фильм.
Аерым махсус бүләкләр булдырыла, алар арасында – Татарстан Республикасы Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» призы, Казан шәһәре мэры призы, Россия Кино белгечләре һәм кинотәнкыйтьчеләр гильдиясе призы һәм башка бүләкләр.
Тулырак мәгълүмат һәм фестиваль регламенты рәсми сайтта: https://kazan-mfmk.com/about-the-festival/regulations/