26-28 августта Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясе төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм мирасы белән очрашу урынына әверелде. 3 көн дәвамында фестиваль кунаклары өчен 500 катнашучы эшләде.
Фотоконкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында расланган 730 номерлы карары нигезендә “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
2 сентябрь Горький һәм Шаляпин музеенда "Татар аргамагы" күргәзмәсен тәкъдир итәчәкләр. Проект татар токымы атларына багышланган.
«Искусство быть: запредельно близко» күргәзмәсе «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында 2022 елның 10 сентябреннән 13 ноябренә кадәр узачак.
1 сентябрь 10:00 сәгатьтә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе беренче сыйныф укучыларының тантаналы линейкасы узачак.
2022 елның 1 сентябреннән Казан Кремле территориясендә инклюзив программалар башлана.
2022 елның 2 сентябрендә 16:00 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин музеенда "Татар аргамагы" күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Проект татар токымы атларына багышланган.
Тинчурин театрында "Хан кызы Турандык" дип аталган яңа спектакль кую эше башланды. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның "Турандот"ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела.
Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия).
Татарстан Республикасы көнендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Казан көзе» XII Халыкара опера фестивале узды.
30 август «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Башкала һәм Татарстан Республикасы көненберьюлы берничә чара белән билгеләп үтте. Казан Кремле мәйданчыкларында «Һөнәр-Ремесло» һөнәр фестивале үтте, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда яшь гражданнар беренче паспортларын алды һәм шулай ук биредә «360˚» перформансы узды.