Казанда атлар турында сәнгать күргәзмәсе ачыла

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

2 сентябрь Горький һәм Шаляпин музеенда "Татар аргамагы" күргәзмәсен тәкъдир итәчәкләр. Проект татар токымы атларына багышланган.

Республикабызның һәм Россиянең 40 тан артык рәссамының сәнгать, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителгән.

Дөньяда 400дән артык ат токымы бар. 2018 елда алар исемлегенә татар токымы - аргамак өстәлде: аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт комиссиясе теркәде.

Күргәзмә 16 сәгатьтә ачыла, керү ирекле. Күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр музейга керү билетлары буенча эшли. Шулай ук аны Пушкин картасы белән дә күрергә мөмкин.

Проектны «Татар аргамагы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, ТР рәссамнар берлеге, татар токымлы атларны торгызу үзәге һәм «Алмакай» ат сараеоештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International