«Крутушка-2022» XIII Халыкара этник фестивале 5 меңнән артык кунакны җыйды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

26-28 августта Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясе төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм мирасы белән очрашу урынына әверелде. 3 көн дәвамында  фестиваль кунаклары өчен 500 катнашучы эшләде.

«Крутушка» фестивале төрле милли мәдәният вәкилләрен - музыкантлар, биючеләр, актёрлар, кулинарлар, һөнәрчеләр, рәссамнар, фотографларны - иҗади, үзенчәлекле, оригиналь кешеләрне берләштерде.

Өч көнгә “Байтик” лагеренда концерт сәхнәсе куелды, ярминкә мәйданы, ачык бию мәйданчыгы, кинозал, кулинария мәйданчыгы, күргәзмәләр эшләде.

Бөтен Россиядән килгән тамашачылар "Байтик" аланындагы зур палаткаларда һәм корпусларда яшәде.

Фестиваль сәхнәсендә Төркия, Һиндстан, Иран артистлары чыгыш ясады. Традиция буенча «Крутушка»да ачык һавада бию мастер-класслары үткәрелде. «Байтик» лагере территориясендә махсус кулинар мастер-класслар өчен рус миче корылды, анда борынгы ризыклар әзерләнде. «Крутушка»да беренче тапкыр XIX гасыр техникасыннан торган «борынгы» фотоателье эшләде.

Фестивальне Биектау муниципаль районының социаль-икътисади үсеше «Биектау» хәйрия фонды, «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Гармония» иҗтимагый һәм гражданлык инициативалары фонды, «Энто» иҗат берләшмәсе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Биектау муниципаль районы администрациясе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International