1 сентябрь 10:00 сәгатьтә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе беренче сыйныф укучыларының тантаналы линейкасы узачак.
Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкилләре, Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, югары уку йортының әйдәп баручы профессорлары, хезмәткәрләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашачак.
Ә 16:00 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казан консерваториясе коллективының тантаналы җыелышы узачак. Программада беренче курс студентларына уку билетларын тапшыру, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары чыгышы каралган.