«Искусство быть: запредельно близко» күргәзмәсе «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында 2022 елның 10 сентябреннән 13 ноябренә кадәр узачак.
Барлыгы утрау-калачыкта алты арт-объект тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә Арт-медиаторлар мәктәбендә укыган волонтерлар эшләячәк.
«Гольфстрим» хәйрия фондының инклюзия буенча белгечләре Татарстан Республикасының иң яхшы волонтерлары өчен укулар үткәрделәр.
Шулай ук килүчеләргә параллель программа планлаштырылган, анда рәссамнар кунаклар өчен мастер-класслар үткәрәчәк, музей хезмәткәрләре лекцияләр курсын укыячак, күргәзмәдә видеосалон эшләячәк.Күргәзмә турында мәгълүмат рус ишарә телендә дә булачак.