Татарстан Республикасы көнендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Казан көзе» XII Халыкара опера фестивале узды.
Сәхнәдә ТР ДАСО белән бергә дөньякүләм танылган опера җырчысы, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Аида Гарифуллина чыгыш ясады. Дирижер - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский. Концерт программасында Дж.Пуччини, А.Дворжак, Ф.Шуберт, П.Чайковский, Ф.Яруллин, Р.Ахиярова, Э.Низамов һәм башка танылган композиторларның әсәрләре яңгырады.
Быел “Казан көзе” фестивалендә 2000нән артык кеше катнашты.