Казан Кремлендә Башкала һәм Республика көнен бәйрәм иттеләр

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

30 август «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Башкала һәм Татарстан Республикасы көненберьюлы берничә чара белән билгеләп үтте. Казан Кремле мәйданчыкларында «Һөнәр-Ремесло» һөнәр фестивале үтте, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда яшь гражданнар беренче паспортларын алды һәм шулай ук биредә «360˚» перформансы узды.

«Һөнәр» фестиваленең тематик мәйданчыкларында мастер-класслар, флешмоблар, балаларны төрле һөнәр серләре белән таныштырган махсус программалар һәм уеннар оештырылды.

Фестиваль «Мин яратам сине, Татарстан!» бәйрәм концерты белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International